Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре табигатьне саклау акциясе оештырдылар

2020 елның 12 октябре, дүшәмбе

Татарстанда чираттагы табигать территорияләрен җыештыру акциясе узды. Аны Татарстан республиканың Биоресурслар буенча дәүләт комитеты оештырды. Спас районында «Спас»табигать тыюлыгы территориясендә Идел елгасының яр буе полосасын чүп-чардан чистарттылар. Бу игелекле эштә комитетның район бүлеге белгечләре, тыюлык хезмәткәрләре, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре, ихтиологлар һәм интернат-мәктәпнең 7-8 сыйныф укучылары берләште. 
 "Биредә ял итү өчен менә дигән урын бар, әмма ял итүчеләр кайвакыт гади әйберләр турында оныта. Чүп-чарны монда черетергә калдырмыйча, үзең белән җыеп алып китү бик җиңел. Без шешә, пластик, кәгазь, банкалар җыйдык. Әгәр бу урында һәрвакыт чиста булса, ял итүчеләргә дә чүп-чарны калдыру оят булачак", - дип билгеләп үтте активистлар. 
Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре санитар куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә, табигатьне чүпләмәскә өндиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International