Арча районында экологик дәрес узды

2020 елның 13 октябре, сишәмбе

«Ашыт» тыюлыгы белгече Арча районы Олы Бирәзә урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары белән табигатькә экскурсия үткәрде.
 Әлеге экскурсия барышында укучылар көзге табигать белән сокландылар, ел фасыллары, табигатьтәге үзгәрешләр, гөмбәләр турында белемнәрен гомумиләштерделәр, кошлар артыннан , очкан пәрәвезләр артыннан күзәттеләр. Шулай ук, балалар «Әгәр мин урманга килсәм» дигән уен уйнадылар, табышмакларга җавап бирделәр, табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен кабатладылар. Чараның төп максаты-кече яшьтән үк һәр кешедә табигатьне саклауга ярдәм итү, табигать ресурсларын саклау һәм арттыру, табигатьне ярату һәм аның белән гармониядә яшәү теләген уяту.
 Балаларга уен формасында экологик дәрес бик ошады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International