15 октябрьдән Татарстан Республикасында соры куянга һәм сусарга ау сезоны ачыла.
Куянны аулау 10 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Сусарны аулау срогы -28 февральгә кадәр.
Исегезгә төшерәбез, ак куянны аулау тыела, чөнки ул Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән.
Соры куянга ау ачыла торган һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык җир-суларының исемлеге, 2013 елның 12 апреленнән УП-303 номерлы «Федераль әһәмияттәге махсус сакланыла торган территорияләрдән тыш, Татарстан Республикасы территориясендәге аучылык җир-суларында, аулау параметрларын билгеләү турында» Татарстан Республикасы Президенты Указы белән билгеләнгән (11.08.2020 ел, ПУ-473 номерлы редакциядә). Әлеге документ белән Сез Комитетның рәсми сайтында «Документлар» бүлегендә, «Норматив-хокукый актлар» өстәмә битендә, «Норматив документлар» файлында ссылка буенча https://ojm.tatarstan.ru/documents.htm таныша аласыз.
Һәрбер аучылык биләмәсе буенча урман сусарын тоту нормативлары белән «Документлар» бүлегендә «Норматив-хокукый актлар» өстәмә битендә, «Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «2021 елның 28 февраленә кадәрге чорда Татарстан Республикасының аучылык биләмәләре территориясендә аучылык ресурсларын аулауның рөхсәт ителгән нормаларын раслау турында» https://ojm.tatarstan.ru/postanovleniya-km-rt-ob-utverzhdenii-norm.htm ссылка буенча утә аласыз. 2020 ел, 3 июнь, 463 нче карары белән расланган, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасының аучылык биләмәләре территориясендә аучылык ресурсларын аулауның рөхсәт ителгән нормаларын раслау турында» гы карары» файлында танышырга була.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2010 елның 24 декабрендәге 1119 номерлы «Тоту лимиты билгеләнми торган аучылык ресурсларын аулауның рөхсәт ителгән нормаларын һәм Татарстан Республикасының аучылык биләмәләренең үткәрүчәнлек сәләте нормаларын раслау турында» гы карары белән расланган, тоту нормалары нигезендә, республикада кыйммәтле мехлы хайваннарны тотуның түбәндәге нормалары билгеләнде:
|
Хайван төренең атамасы |
Бер бирелгән рөхсәткә, сезон эчендә тоту нормасы , баш саны |
Бер көн эчендә тоту нормасы, баш саны |
|
Урман сусары |
4 артык түгел |
1 артык түгел |
|
Соры куян |
3 артык түгел |
1 артык түгел |
Ау кагыйдәләренең әлеге пунктыннан чыгып, аучылык ресурсларының бу төрләрен табу турында рөхсәттә билге ясарга онытмагыз.