Татарстанда табигать һәйкәле территориясендә браконьер тоткарланды

2020 елның 15 октябре, пәнҗешәмбе

Браконьер табигать һәйкәле территориясендә балык тоткан өчен җәза алачак. Биоресурслар  буенча дәүләт комитетының инспекторлары Норлат районында Зур Чирмешән елгасында уздырылган рейд барышында, тыелган корал- ятьмә кулланып биологик су ресурсларын табучы ир кешене күреп алдылар. Хәзерге вакытта бу факт буенча сорау алу алып барыла. Ятьмәләр һәм көймә тартып алынды.
Зур Чирмешән елгасы региональ әһәмияттәге табигать һәйкәле булып тора. Биредә саклауны таләп итә торган  кыйммәтле төрләр яши. Исегезгә төшерәбез, аеруча саклана торган табигый территорияләрдә биоресурсларны табу өчен җинаять җаваплылыгы яный.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International