Азнакай шәһәренең балалар бакчасында экологик дәрес узды

2020 елның 20 октябре, сишәмбе

«Йолдызчык» балалар бакчасында «Чатыр-Тау» тыюлыгы хезмәткәрләре урман турында дәрес уздырдылар. Дәрестә балаларны урман хайваннары һәм кошлары белән таныштырдылар, агачларны тышкы билгеләре һәм яфраклары буенча чагыштырдылар.
Тыюлык хезмәткәрләре «Урман кырыенда» викторинасын, «Урманда кем яши?», «Кем артык?», «Урманда үзеңне ничек тотарга?» уеннарын үткәрделәр. Бу уеннар  бер территориядә яшәүче һәм бер-берсе белән бәйле үсемлекләрнең һәм хайваннарның күптөрлелеге турында күзаллауны бирә, шулай ук балаларда урман тормышына карата кызыксыну тәрбияли. Балаларга уен формасында узган экологик дәрес бик ошады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International