Норлат районы буенча районара бүлек башлыгы эчке эшләр бүлеге хезмәткәре белән берлектә Зур Чирмешән елгасында тыелган корал-ятьмәләр кулланып, су биологик ресурсларын законсыз тоту факты буенча, бер гражданны тоткарладылар. Хәзерге вакытта бу факт буенча тикшерү алып барыла.
Татарстан Республикасы Норлат районының Киекле авыл җирлеге янында Зур Чирмешән елгасының әлеге участогы региональ әһәмияттәге «Зур Чирмешән елгасы» исемле табигать һәйкәле булып тора, аның хокукый статусы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2005 елның 29 декабрендәге 644 номерлы карары белән расланган. Әлеге табигать һәйкәле Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2009 елның 24 июлендәге 520 номерлы карары белән расланган, Татарстан Республикасында махсус сакланыла торган табигать территорияләренең дәүләт реестрына кертелде.
Исегезгә төшерәбез, аеруча саклана торган табигый территорияләрдә биоресурсларны табу өчен җинаять җаваплылыгы яный.