"Берләшмә" форумында катнашырга чакырабыз

2020 елның 21 октябре, чәршәмбе

2020 елның 2-3 ноябрендә Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы Мәскәү шәһәрендә «Берләшмә» дип аталган йомгаклау форумын (алга таба – форум) уздыра.
Форум ел саен бөтен илдән 5 меңнән артык граждан активистын җыя, чара эшендә традиция буенча Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин да катнаша. Форумның көн тәртибе гражданлык җәмгыяте эшчәнлегенең төп аспектларын үз эченә ала.
Форумда катнашу өчен граждан активистлары, коммерциячел булмаган оешмалар, социаль эшкуарлар, бизнес - берләшмәләр һәм массакүләм мәгълүмат чаралары, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары вәкилләре чакырыла.
2020 елда Форум йөреп һәм читтән торып узачак, катнашучылар онлайн режимга шәхси digital-платформа аша тоташа алачак.
Форум программасы һәм чара турында мәгълүмат белән форумсообщество.рф/москва сайтында танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International