Татарстан Республикасы территориясендә кондызның санын исәпкә алу башлана. 2020 елның 20 ноябренә кадәр исәпкә алу мәгълүматлары, Татарстан Республикасының бөтен территориясе буенча мәгълүматларны берләштерү өчен, Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетына тапшырылачак.
Республика территориясендә кондызның бер төре генә яши: Европа кондызы. Алар яши торган төп территория-республиканың төньяк-көнчыгышы. Кондызларның иң күп саны Әгерҗе һәм Минзәлә муниципаль районнарында билгеләп кителгән. 2019 елда Татарстан Республикасы территориясендә кондызны исәпкә алу нәтиҗәләре буенча, барлыгы 16 меңнән артык хайван теркәлгән.