Куйбышев сусаклагычының Идел-Кама плесына Мәскәүдән китерелгән 32773 чөгә балыгы маймычы чыгарылды. Бу чара «Главрыба»ҖЧҖ көче белән, барлык милек формасындагы оешмалар тарафыннан, су биологик ресурсларына һәм аларның яшәү тирәлегенә китерелгән зыянны каплау кысаларында уздырылды. Урында ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты һәм Россия балыкчылыгыныңТатарстан Республикасы буенча су биологик ресурсларын дәүләт контролендә тоту, күзәтчелек һәм саклау бүлеге комиссиясе эшләде.
Чара аеруча кыйммәтле төрләрнең популяциясен торгызу максаты белән үткәрелә һәм биологик ресурсларны яңадан торгызу процессында мөһим роль уйный.