Биоресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре тыюлыкта дәрес үткәрде

2020 елның 23 октябре, җомга

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Куралово мәктәбе укучылары өчен табигатькә чыгып табигатьне саклау дәресен үткәрде. Алар балаларга кышкы чорда кыргый хайваннарга ярдәмнең кирәклеге турында сөйләделәр, укучылар сыерчык оялары, кошлар өчен вак ташлар салу урыннарын урнаштыруда катнаша алдылар. Белгечләр белән бергә алар үлән ашый торган хайваннар өчен себеркеләр элделәр, тозлыклар ясадылар, кыр кәҗәләре өчен азык һәм тоз тараттылар, каурыйлылар өчен вак таш салдылар.
Чара "Урман чишмәсе" тыюлыгы территориясендә узды. Югары Ослан районы буенча МРО җитәкчесе Александр Макаров балаларга җимлекләрнең нинди хайваннар өчен ясалуы турында сөйләде, укучыларны кыргый хайваннар һәм кошларның рационы белән таныштырды.

Дәрес “Урманда үзебезне дөрес тотабыз” дигән викторина белән дәвам итте. Табигатьтә үзеңне тоту кагыйдәләре турында “Зөя” тыюлыгы белгече Римма Гайнетдинова сөйләде.
Актив булулары өчен, балалар әлеге чара истәлегенә грамоталар һәм бүләкләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International