«Чиста яр» акциясе кысаларында «Ашыт» дәүләт табигый тыюлыгы хезмәткәрләре, Татарстан Республикасының Арча районындагы Яңа Кырлай урта мәктәбе белән берлектә, региональ әһәмияттәге «Тукай-Кырлай урманы» табигать һәйкәле территориясендә су саклау зонасын чистарту буенча чара үткәрделәр.
Әлеге акция кысаларында тыюлык хезмәткәрләре, укучылар һәм биология укытучылары Г.Г. Мифтахова һәм К. Д. Шакирова 10 га мәйданлы территорияне чистарттылар, 3 куб. м дан артык көнкүреш калдыкларын чүп полигонына җыеп чыгардылар.
Бу чара балалар аңында табигатькә һәм әйләнә-тирә мохитне саклауга сак караш формалаштыруга юнәлтелгән.