Бүген Татарстанда 3 меңнән артык кечкенә сазан балыгы чыгардылар

2020 елның 28 октябре, чәршәмбе

Татарстанда сулыкларга балык чыгару  буенча чаралар дәвам итә. Бүген Биоресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре Кайбыч районында булып кайттылар, анда китерелгән зыянны компенсацияләү кысаларында, Куйбышев сусаклагычының Идел-Кама плесына 3439 данә кечкенә сазан балыгы чыгардылар. Бу биологик су ресурсларына һәм аларның яшәү тирәлегенә хуҗалык эшчәнлеге барышында китерелгән зыянны минимальләштерергә мөмкинлек бирә.
Маймычларны Кайбыч балык хуҗалыгында үстерделәр. Табигый шартларга мөмкин кадәр якынайтылган шартлар маймычларның үсеп китүен тәэмин итә.
Мондый чараларны үткәрү Кама суларында кыйммәтле балык төрләренең популяциясен арттырырга һәм экологик балансны саклап калырга булышачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International