«Ашыт» тыюлыгы белгечләре Арча балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен табигать саклау буенча чара үткәрделәр

2020 елның 29 октябре, пәнҗешәмбе

Арча районының Васильево Бужа балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә «Ашыт» тыюлыгы хезмәткәрләре табигать турында дәрес үткәрделәр. Белгечләр балалар өчен авыл янындагы урман полосасына мавыктыргыч һәм файдалы сәяхәт оештырдылар.
Чара барышында балалар табигатьтәге көзге үзгәрешләрне күзәттеләр, урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен кабатладылар, кул эшләре өчен нарат күркәләрен җыйдылар. Тыюлык хезмәткәрләре аларга хайваннар һәм кошлар турында, аларны саклау һәм яклау кирәклеге турында сөйләделәр. Шулай ук, әлеге сәяхәт кысаларында белгечләр балалар белән бергә урман полосасы территориясен чүп-чардан чистарттылар.
Әлеге экскурсиянең максаты-балаларда әйләнә – тирә мохиткә карата кызыксыну уяту, хайваннар турында белемнәрне киңәйтү, аларга сакчыл караш тәрбияләү.
Балаларда әйләнә-тирә мохиткә аңлы, сак караш тәрбияләү, һәм планетадагы тереклеккә карата  җаваплылыкны арттыру Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты эшчәнлегенең аерылгысыз өлеше булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International