Чистай районында экологик чара узды

2020 елның 30 октябре, җомга

«Чиста болыннар» тыюлыгы хезмәткәрләре, Татарстан Республикасының Чистай районындагы “Катнаш төрдәге 22-нче номерлы балалар бакчасы”нда тәрбияләнүчеләр өчен, Бөтендөнья хайваннарны яклау көненә багышланган экологик чара үткәрделәр. Чара барышында балалар искиткеч, гаҗәеп, күптөрле хайваннар дөньясы белән таныштылар. Балалар кызыксынып тематик сорауларга җавап бирделәр, хайваннарны танып әйттеләр. «Хайванны тап» уенында бик теләп катнаштылар.
Очрашу ахырында барлык катнашучыларга да табигатьне һәм хайваннарны саклауның мөһимлеге турында тагын бер кат искә төшерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International