«Татарстанның тыюлыклар дөньясы» Торна

2020 елның 2 ноябре, дүшәмбе

Бүген безнең «Татарстанның тыюлыклар дөньясы» рубрикасында без сезгә торна турында сөйләячәкбез.

Ел саен яз җитү белән, Чистай районы территориясендә урнашкан «Чиста болыннар» дәүләт табигать тыюлыгына баручыларны үзенең тавышы белән матур кош - Соры торна сөендерә.

Бу - зур кош: биеклеге 115 см, канат җәеме 180-200 см; ата кошның авырлыгы 6 килограммга кадәр, ана кошныкы - 5 кг 900 граммга кадәр җитә. Гәүдәсендәге каурый капламы, урман җирендә дошманнардан яшеренергә мөмкинлек бирә торган зәңгәрсу- соры төстә. Аркасы һәм койрык асты әзрәк карарак, ә канатлары һәм корсак асты аграк. Канат очлары кара. Башының алгы өлеше, ияге, муенының өске өлеше кара яки соры- кара. Баш арты зәңгәрсу-соры. Башының яннары буйлап киң генә ак буй бар. Ул күзләре астында башлана һәм муен буйлап аска таба төшә. Баш түбәсендә каурыйлары юк диярлек, ә шәрә тиресе кызыл башлык шикелле күренә.  Томшыгы аксыл, 20-30 см озынлыкта. Аяклары кара. Яшь торналарның башындагы һәм муенындагы каурыйларының очлары  кызгыл-сары төскә буялган.

«Чиста болыннар» тыюлыгы территориясендә кош үзен яхшы һәм иркен хис итә, кешеләрдән курыкмый. Шулай ук, территориядә кошка ризык күп һәм оялау өчен уңайлы һава шартлары бар. Елдан-ел без соры торнаның яңа урыннарда оя корганын билгеләп үтәбез. Бу кош Кызыл китапка кертелгәнлектән, безнең хезмәткәрләр тарафыннан даими рәвештә мониторинг алып барыла һәм бу кошны очратулар исәпкә алына. 2020 елда тыюлык территориясендә Соры торнаның 4 оя ясау урыны теркәлде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International