Мөмкинлекләре чикләнгән балаларга тыюлык хезмәткәрләре һөнәре турында сөйләделәр

2020 елның 2 ноябре, дүшәмбе

«Спас» дәүләт табигать тыюлыгы белгечләре тыюлык эшчеләренә багышланган чара үткәрделәр. Алар « Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Болгар интернат-мәктәбе» укучыларына  үз һөнәрләренең нечкәлекләре  турында сөйләделәр һәм белемнәре белән уртаклаштылар. Чара саф һавада - Болгар шәһәренең балалар үзәк паркы территориясендә узды. Тыюлык белгече Любовь Мурзак Татарстанның тыюлыклары һәм милли парклары, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы турында сөйләде, «Бу нәрсә?» дип исемләнгән викторина үткәрде.
Биоресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре тарафыннан мондый чаралар даими рәвештә үткәрелә. Максаты-дөньяга экологик караш формалаштыру, яшь буында табигатькә сак караш тәрбияләү, шулай ук яшьләргә һөнәри юнәлеш бирү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International