Татарстан Республикасының Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре танып-белү чарасы үткәрделәр

2020 елның 3 ноябре, сишәмбе

Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәре җитәкчелегендә,«Жумар» туристик-туган якны өйрәнү секциясенә йөрүче, Азнакай муниципаль районының 1 нче урта мәктәбе укучылары аеруча саклаулы табигать территориясендә - «Чатыр-Тау»дәүләт табигый тыюлыгында булдылар. 
Тыюлык хезмәткәрләре укучыларны ТР Кызыл китабына кертелгән сирәк үсемлекләр һәм хайваннар төрләре, аеруча саклаулы табигый территорияләрне саклау режимы, биологик төрлелекне саклау өчен үткәрелә торган акцияләр һәм чаралар белән таныштырдылар, шулай ук балалар белән тыюлык территориясендә кечкенә генә өмә үткәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International