Әлмәт шәһәр суды законсыз ау өчен РФ ҖК 258 маддәсенең 2 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепләнүче ике Татарстан яшәүчесенә хөкем карары чыгарды. Суд аларны өч елга ирекләреннән (шартлы рәвештә) һәм корал белән идарә итү, йөртү, саклау һәм аучылык белән бәйле эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм иткән. Ау мылтыгы һәм башка аучылык кирәк-яраклары юк итүгә тапшырылды, УАЗ автомобиле дәүләт милкенә конфискацияләнде.
Татарстанның биоресурсларына китерелгән зыян 400 мең сум күләмендә түләттерелде. Биоресурслар буенча дәүләт комитеты инспекторларының һәм аучылык хуҗалыгы егерьларының пландагы рейды җинаятьне кайнар эздән ачарга мөмкинлек бирүе турында без сезгә элегрәк хәбәр иткән идек. Татарстанның ике кешесе Әлмәт районында Буа-Чишмә аучылык хуҗалыгы территориясендә законсыз рәвештә биоресурслар табу белән шөгыльләнгән. Атуны ишеткәч, инспекторлар урман массивын җентекләп карап чыктылар, аның барышында УАЗ автомобилен таптылар. Дәүләт комитеты вәкилләрен күреп, внедорожник шоферы качып китәргә маташты. Эзәрлекләү барышында машинаны туктата алдылар. Ерак түгел генә пошиның сөякләре һәм тиресе табылды. Браконьерлар үз гаебен таныды. Урынга оператив төркем чакырылды.