Татарстанда бурсыкка ау чоры тәмамланды

2020 елның 5 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: 31 октябрь көнне Татарстан Республикасында бурсыкка ау чоры тәмамланды. 
Игътибар итегез, Ау кагыйдәләренең 3.8 пункты нигезендә, рөхсәттә күрсәтелгән срокларның соңгысы тәмамланганнан соң 20 көн эчендә отчет бирергә - табылган хайваннар турында белешмәләрнең таблицасын ( хайваннарны табуга бирелгән рөхсәттән алырга)  тутырырга һәм аны рөхсәт алу урыны буенча җибәрергә кирәк.
Рөхсәтләрне вакытында кайтармаган өчен административ җаваплылык каралган.
Шулай ук ау вакыты белән безнең сайтта «Аучы календаре» бүлегендә танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International