Әлмәт шәһәренең 58нче «Шаян нәниләр» балалар бакчасында А.И. Щеповский исемендәге «Дала» ДТКЗ хезмәткәрләре дәрес үткәрделәр. Балаларга Кызыл китап, саклауга мохтаҗ хайваннар һәм үсемлекләр турында сөйләделәр.
Табигать саклау чаралары Биоресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре тарафыннан үсеп килүче буында экологик аң формалаштыру, Татарстан Республикасының сирәк һәм юкка чыгу куркынычы астында булган үсемлекләр һәм хайваннар төрләрен саклауга кызыксынуны үстерү максаты белән үткәрелә.