Браконьер су биоресурсларын законсыз чыгарган өчен тоткарланды

2020 елның 12 ноябре, пәнҗешәмбе

Спасский районының МРО башлыгы һәм «Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләр кертү үзәге» ДБУ хезмәткәренең уртак рейды кысаларында, Татарстанда  Идел елгасында браконьерны тоттылар. Болгар шәһәренең көнбатыш ягыннан 3 километр ераклыкта ул су биоресурсларын законсыз тоту белән шөгыльләнгән. Инспекторлар килеп җиткәндә, гражданин 113 кысла һәм 60тан артык төрле балык (алабуга, сыла, кәрәкә, чабак, кызылканат, корбан балыгы) тоткан.
Урынга оператив төркем чакырылды. Якынча зыян 32 меңнән артык сум акчаны тәшкил иткән.
Татарстанда биоресурсларны саклау өлкәсендә гамәлдәге закон бозуларны ачыклау буенча рейдлар дәвам итә. Ел башыннан бирле 6,5 мең браконьер ятьмәсе тартып алынган, 100гә якын җинаять эше кузгатылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International