12 ноябрь-Песнәк көне

2020 елның 12 ноябре, пәнҗешәмбе

12 ноябрьдә халык бәйрәме – Песнәк көне билгеләп үтелә. Аны билгеләп үтү инициативасы белән Россиянең кошларны саклау берләшмәсе вәкилләре чыгыш ясады. Халык гореф-гадәтләре буенча, Песнәк көне-кышлаучы кошларның очып килү көне. Бу көнне кешеләр җимлекләр эләләр һәм каурыйларга кышка файдалы ризык: көнбагыш, арахис, кабак һәм киндер орлыклары, ярма һәм тозсыз дуңгыз мае әзерлиләр.
"Песнәк көне" экологик акциясенә ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре дә кушылды. Түбән Кама районы буенча хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм аеруча саклаулы табигать территорияләре өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге бүлеге башлыгы Эдуард Иванов ,Түбән Кама районы Балалар экология-биология үзәге методисты Римма Луцкова, Кызыл Чишмә урта мәктәбе укытучылары һәм укучылары белән берлектә безнең якларда кышлаучы кошлар турында экологик юнәлешле белем бирү чарасы үткәрделәр.
Балаларны кошлар тормышындагы кызыклы фактлар, аларның күптөрлелеге белән таныштыру һәм балаларның кышлаучы кошлар турында, кошларның тормышларында кешенең роле турында белемнәрен ныгыту максаты белән, катнашучылар өчен викторина үткәрелде. Анда балалар безнең якларда кышлаучы кошлар турында шактый нык белемнәр күрсәттеләр. Укучылар шулай ук кошларны бер-берсеннән ничек аерырга кирәклеге турында сөйләделәр, аларның тышкы кыяфәте һәм үз-үзләрен тотышы үзенчәлекләре турында белделәр, ә белем бирү өлешеннән соң беренче кошлар " ашханәсе" ачылды.
Балалар кунаклар белән бергә хезмәт дәресләрендә ясаган җимлекләрен элделәр һәм  мәктәп яны территориясендә яшәүче каурыйлылар өчен азык тараттылар.
Бу көн балалар өчен яңа һәм кызыклы белемнәр бирде, ә иң мөһиме-алар кошлар турында киләчәктә дә кайгыртачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International