Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: 15 ноябрьдә Татарстан Республикасында су йөзүче, сазлык-болын, дала һәм кыр киекләренә ау чоры тәмамлана.
Ау сезоны тәмамланганнан соң, ау кагыйдәләренең 3.8 пункты нигезендә, 20 көн эчендә рөхсәттә табылган хайваннар турында мәгълүмат таблицасын тутырырга һәм аны алу урыны буенча тапшырырга кирәк.
Әгәр рөхсәткә су йөзүче, сазлык-болын, дала һәм (яки) кыр киекләреннән тыш тәлләтәвеч яки соры карга кертелгән булса, мондый рөхсәтләрне алу урыны буенча 20 гыйнварга кадәр тапшырырга кирәк. Бу тәлләтәвеч һәм соры каргага ау чоры 31 декабрьгә кадәр дәвам итү белән бәйле.
Рөхсәтләрне кайтармаган яки вакытында кайтармаган өчен, штраф салу аркылы административ җаваплылык каралган.