Татарстанда хокук бозуларны ачыклау буенча рейдлар дәвам итә

2020 елның 16 ноябре, дүшәмбе

Агымдагы елның 10 ае эчендә Биоресурслар буенча дәүләт комитеты инспекторлары тарафыннан, су биоресурсларын законсыз тотуны ачыклау һәм кисәтү буенча, 5 меңнән артык рейд үткәрелде. 92 җинаять эше кузгатылды. 
Чираттагы рейд Алексеевск районында узды, аның барышында «Кама»сәүдә ноктасында хокук бозулар ачыкланды. Ветеринария һәм санитария документлары булмау сәбәпле, 168,1 килограмм яңа тотылган балык һәм эшкәртелгән балык продукциясе хуҗасыннан алынды. Шулай ук Кызыл китапка кертелгән балыкны - чөгәне саткан өчен административ беркетмәләр төзелде.
Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләренең рейды 
Россельхознадзор, Роспотребнадзор һәм полиция хезмәткәрләре белән берлектә узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International