Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Бөтенроссия экологик диктантта катнаштылар. Бу ел саен үткәрелә торган проект, ул экология турында белемнәрне популярлаштыру, экологик культура формалаштыру, экологик белемлелек дәрәҗәсен күтәрү, экологик хокук бозуларны кисәтү өчен үткәрелә. Сораулар аеруча саклаулы табигать территорияләренә, калдыклар белән эш итү, табигый ресурсларны саклау һәм биотөрлелек кагыйдәләренә кагылышлы иде.
Экологик диктант хезмәткәрләргә белемнәрне тест формасында тикшерергә һәм экологик грамотлылыкны арттырырга мөмкинлек бирде.