«Мин һәм Кызыл китап» балалар кул эшләнмәләре республика конкурсында җиңүчеләр билгеле булды

2020 елның 16 ноябре, дүшәмбе

Яшь буында экологик аң формалаштыру, сирәк очрый торган һәм юкка чыгу куркынычы астында булган үсемлекләр һәм хайваннар төрләрен саклау белән кызыксынуны үстерү максатыннан, иҗади һәм иҗтимагый -белем бирү эшчәнлегенә җәлеп итү аша 2020 елның 14 сентябрендә Дәүләт комитеты «Мин һәм Кызыл китап»дип аталган Республика балалар кул эшләре конкурсы игълан итте. Катнашучыларның бурычы -Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән хайваннар, үсемлекләр һәм гөмбәләр рәсемнәре төшерелгән табигый һәм ташландык материаллардан кул эшләнмәләре ясау иде.
Конкурста катнашу өчен Татарстан Республикасының 264 белем бирү учреждениесеннән 1500 дән артык декоратив-гамәли сәнгать эше тапшырылды. Барлык эшләнмәләр дә күңел биреп  эшләнгән, балалар иҗат, фантазия һәм осталык күрсәттеләр. Канташучылар эшләнмәләре өчен төрледән-төрле материал кулланганнар: пенопласт, агач, катыргы һәм башка табигый материаллардан ясалган эшләнмәләр бар. Һәрбер эш үзенең кабатланмаслыгы һәм тырышлыгы белән таң калдыра.
Конкурста җиңүчеләр һәм призерлар:
Яшь төркеме: мәктәпкәчә яшьтәге балалар
1 урын-Касимов Салават Ленар улы, «Татарстан Республикасының юкка чыгучы хайваннары”, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының 2 нче балалар бакчасы;
2 урын-Бикмуллина Әлфинә Фаил кызы, «Соры торналарны саклагыз”, Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Олы Кавал авылының «Чишмәкәй» балалар бакчасы; 
3 урын-1 нче урта төркемнең коллектив эше,  «Ак куян», Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының «Красносельский «Рябинушка» балалар бакчасы»;
Тамашачылар симпатиясе урыны-Шәрипова Әминә Рүзәл кызы, «Ысылдавык Аккош”, Биектау, Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының « Катнаш төрдәге «Бәләкәч» балалар бакчасы».

Яшь төркеме: 1-4 сыйныфлар
1 урын-Орлова Юлия, «Тимгелле йомран», Татарстан Республикасы Буа шәһәренең 5нче гимназиясе;
2 урын-Эшкеева Софья, «Көзге урманда йорт ябалагы», ТР Балтач муниципаль районы Чепья урта гомуми белем бирү мәктәбе;
3 урын-Горошенкина Марина, «Гөмбәле алан», ДББУ «Советлар Союзы Герое Кузьмин Сергей Евдокимович исемендәге Чистай кадетлар мәктәп-интернаты»;
Тамашачылар симпатиясе урыны-Мусина Адилә, «Төн аучысы- ябалак», Татарстан Республикасы Буа муниципаль районының «Академик Р.З. Сәгъдиев исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбе».
Яшь төркеме: 5-8 сыйныфлар
1 урын-Елизаров Вадим, «Ак челән», Минзәлә шәһәренең 3 нче урта мәктәбе;
2 урын-Филюкова Анастасия, «Питрәч районының Кызыл китабы», Питрәч районы Кощак урта мәктәбе; 
3 урын-Гыйззәтуллин Фаил Шамил улы, «Мәче башлы ябалак» Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы МББУ «Иске Казиле урта мәктәбе»;
Тамашачылар симпатиясе урыны-Баев Александр Владимирович, «Гади яр чыпчыгы», Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Олы Мишә урта мәктәбе филиалы - «Әбде төп гомуми белем бирү мәктәбе»;
Яшь төркеме: 9-11 сыйныфлар
1 урын-Идрисова Ләйлә, «Эрбет куагы» , Татарстан Республикасы Буа шәһәренең «М. М. Вахитов исемендәге гимназия»;
2 урын-Беспалов Денис, «Ысылдавык аккош», Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы Родниково урта мәктәбе;
3 урын-Газизова Диләрә, эш исеме: «Үз планетаңны сакла», Азнакай шәһәренең 8 нче урта мәктәбе, Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы; 
Тамашачылар симпатиясе урыны-Алиева Камилә, эш исеме: «Гади күк карга»,Лениногорск музыка-сәнгать педагогика көллияте».
Тәрбиячеләргә, укытучыларга, ата-аналарга балаларны конкурста катнашу өчен әзерләгәннәре һәм оештырганнары өчен рәхмәт белдерәбез!

Сылтама буенча күчеп, сез бу эшләнмәләрне карый аласыз  https://ojm.tatarstan.ru/foto.htm/photoreport/6876219.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International