Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре, Иж елгасының уң ярында, Әгерҗе районының Хор-Ключ авылыннан 3 километр ераклыкта Удмуртия Республикасының ике гражданын тоткарладылар. Алар су биологик ресурсларын тыелган корал белән (острога) тотып маташтылар. Закон бозучылардан бөтен табышлары, көймәләре һәм тоту кораллары тартып алынды.
Су биологик ресурсларын законсыз тоту факты буенча материаллар, Россия Федерациясе Җинаять кодексының 256 статьясы буенча җинаять эше кузгату турында карар кабул итү өчен, Татарстан Республикасының Әгерҗе районы буенча хокук саклау органнарына тапшырылды.