Сак булыгыз, юка боз! ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты инспекторлары профилактик рейд үткәрделәр.

2020 елның 17 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасының Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре боз каплангач балык тотарга яратучыларны куркынычлар турында кисәтте. Эчке эшләр министрлыгы, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, ТР Яшел Үзән районы администрациясенең җәмәгать тәртибен саклау бүлеге хезмәткәрләре катнашуында бердәм рейд узды.
Профилактик рейд Яшел Үзән районының Исаково һәм Бритвино торак пунктларында узды. 
Балыкчылар белән юка бозга керүнең куркынычы турында әңгәмә үткәрелде. “Зөя” дәүләт табигать тыюлыгы башлыгы Алексей Деев балыкчыларны тыюлыкның саклау режимы, балык тоту кагыйдәләре буенча  балык тоту нормалары белән таныштырды.
Боз каплану чорында профилактик рейдлар даими үткәреләчәк.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда 7 сантиметрдан ким калынлыктагы бозга чыгу, гражданинга 1500 сумнан 2000 сумга кадәр административ штраф салуга китерә (ТР КоАП 3.10 статьясы).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International