«Татарстанның тыюлыклар дөньясы» рубрикасында: Сазан

2020 елның 23 ноябре, дүшәмбе

Бүген «Татарстанның тыюлыклар дөньясы» рубрикасында без сезгә сазан турында сөйләячәкбез. Сазан төркемдә яши торган  озын гомерле балык. Ул яшь чагында  кәрәкәгә охшаган, ә зур үскәч алтынсу төскә , озынча гәүдәгә, куәтле койрыкка һәм сырт йөзгеченә ия. 

Сазанның ян линиясе яхшы сизелә, балыкка кабатланмас матурлык һәм аны тану мөмкинлеге бирә торган, кара кырыйлы һәм нокталы зур алтынсу-сары тәңкәләре бар.

2020 ел башыннан алып бүгенге көнгә кадәр Куйбышев сусаклагычының Идел, Идел-Кама, Кама тирәнлекләренә, шулай ук Түбән Кама сусаклагычына 190 меңнән артык яшь сазан балыгы табигый яшәү тирәлегенә чыгарылды.

Татарстан Республикасы территориясендә сазан запаслары елдан – ел арта бара, моңа Балыкчылык буенча федераль агентлык тарафыннан билгеләнгән сазанны  табу(тоту)  квотасының артуы да дәлил булып тора: 2020 елда-60, 919 тонна, ә 2019 елда-55 тонна (+9%) гына иде. 2018 елда сазанны тоту квотасы 40 тоннаны гына  тәшкил иткән иде (+34%).

Сазан, карп кебек үк,  бөтен нәрсәне ашаучан һәм бик сак, дөресрәге, куркак балык.

Аның рационында ел, тәүлек вакытына, вакытлыча өстенлекләргә  карап, түбәндәгеләр керә: чебен, черки, башка бөҗәкләрнең личинкалары,  суалчаннар, борчак, кукуруз, су үсемлекләренең сабаклары һәм башка өлешләре һәм суүсемнәре. Яз һәм җәй башында, сазан нигездә камыш, су лилиясе һәм башка су үсемлекләренең яшь үсентеләре белән туклана, иртә уылдык сала торган балыкларның һәм бакаларның уылдыгын бик теләп ашый. Җәй көне сазанның  рационы бераз үзгәрә – су үсемлекләре яфраклары икенче планга китә. Хәзер туклану рационының нигезен су бөҗәкләре, суалчаннар, вак әкәм-төкәмнәр, кечкенә кыслалар, вак сөлекләр һ. б. тәшкил итә.

Һәм иң кызыгы, нәкъ менә бүген сазанга кайсысы күбрәк ошаганын беркайчан да белеп булмый.

Сазанның иң яраткан урыннары-үсемлекләр, агач төпләре,су баскан агачлар һәм чокырлар булган яр буе зоналары.

Карплар гаиләлеге-бик шикле һәм сак балыклар, шуңа күрә балык тоту аерым тынлык һәм түземлек таләп итә, тик, кагыйдә буларак, болар барысы да яхшы ганимәт һәм, әлбәттә, бик зур ләззәт белән бүләкләнә. Татарстан суларында карпның актив кабу вакыты -җәйнең икенче яртысы һәм көз, шул исәптән ноябрь (әмма барысы да һава торышыны бәйле).

Кызыклы фактлар:

• Сазан һава торышының үзгәрешенә бик сизгер. Ул үзенчәлекле барометр булып тора. Атмосфера басымы үзгәрсә, һава торышы начарланса, балык су төбенә китеп чокырларга төшә һәм анда һава торышы үзгәргәнче ризыксыз тора. Уңай һава торышында сазан тыныч кына яр буенда туклана.

• Соңгы көздә, сулыкларда су салкынча була башлагач, сазаннар су төбенә төшә һәм ләмгә күмелеп яз җиткәнче йоклый. Кыш дәвамында алар берни дә ашамый.

• Сазаннар уылдык чәчү урынына алдан ук, уылдык чәчүгә якынча бер ай кала килә һәм ике метр тирәнлектә яши. Алар  анда  сулыкта су салкынча булган вакытта торалар, су җитәрлек җылынгач, сазанның уылдыкны чәчү һәм аталандыру процессы башлана.

• Сазанның кискен тавышларга реакциясе бик яхшы, ул каты тавыш,  көймә тавышы яки башка каты тавышлы чыганак булырга мөмкин. Балыкның  реакциясе кичекмәстән булачак, сазан шунда ук бу урынны ташлап, тирәнлеккә китәчәк. Шуңа да балыкчыга сазанны куркытмау мөһим.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International