Татарстанда Әгерҗе районының Кырынды авылыннан ерак түгел белгечләрнең игътибарын УАЗ машинасы җәлеп итте. Аның йөртүчесе инспекторлар белән очрашырга теләмичә кыр аша качып китәргә ниятләгән иде. Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитетының районара бүлеге башлыгы Эдуард Хуҗиәхмәтов, «Кичкетаң» тыюлыгы башлыгы Руслан Маннапов һәм полиция хезмәткәрләре Кырынды авылында машинаны туктаттылар. Тикшерү барышында качуның сәбәбе ачыкланды-автомобиль салонында ике көпшәле ИЖ-43, 6 ядрәле патрон, 6 вакланма патрон , канга пычранган пычак һәм соры куян түшкәсе табылды. Законсыз ау өчен браконьерга җинаять җаваплылыгы яный.