Татарстанда «Кышын кошларны ашатыгыз!» акциясе башланды

26 ноябрь 2020 ел., пәнҗешәмбе

Ел саен республикада Татарстан Республикасының Биоресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре патронажы астында кошларны тукландыру буенча акцияләр үткәрелә. Чираттагы чара Тәтеш районының «Каенкай» балалар бакчасында узды. Ата-аналар белән бергә балалар кошлар өчен җимлекләр ясадылар, аларны балалар бакчасы участогында элеп куйдылар. «Озын Алан» ДТКЗ белгечләре каурыйлыларның дөрес рационы нинди булырга тиешлеге турында сөйләде. 
Кышлаучы кошларны өстәмә ашату каурыйлыларга гына түгел, балаларга белем һәм тәрбия бирүдә дә файда китерә, дип билгеләп үтә Дәүләт комитеты белгечләре. Әңгәмә, танып-белү дәресләре һәм күзәтүләр аша балалар үз җирлегендәге кош төрләре турында беләчәкләр, алар турында кайгыртырга өйрәнәләр.  
Мондый акцияләр кошлар тормышы турында белемнәрне киңәйтә, балаларның һәм аларның ата-аналарының игътибарын кошларны өстәмә ашату проблемасына җәлеп итә, әйләнә-тирә мохиткә карата игелекле мөнәсәбәт формалаштыра. Кошларны ашатсаң, аларны үлемнән саклап калу мөмкин икәнлеген аңлау, аеруча шатлык тудыра, дип билгеләп үтә педагоглар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International