14 декабрендә Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне узачак

2020 елның 27 ноябре, җомга

2020 елның 14 декабрендә 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр, Россия Федерациясе Президенты кушуы буенча, Россия Федерациясенең дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне узачак.

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетында кабул итү киләсе адрес буенча үткәреләчәк: Казан ш., Кәрим Тинчурин ур., 29 йорт.

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты компетенциясенә түбәндәге мәсьәләләрне хәл итү керә:

1. Бердәм федераль үрнәктәге аучылык билетларын бирү һәм гамәлдән чыгару тәртибе.

2. Татарстан Республикасында аучылык ресурсларын табуга рөхсәт алу тәртибе.

3. Һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык җир-суларында тояклы хайваннарны тотуга рөхсәтләрне бүлүне үткәрү һәм анда катнашу тәртибе.

4. Аучылык хайваннарына карамаган төрләргә рөхсәтләр бирү

5. Аеруча саклана торган табигый территорияләргә гражданнарның керү кагыйдәләре.

6. Республикада су-биологик ресурсларын саклау буенча үткәрелә торган чаралар

7. Аеруча саклана торган табигый территорияләрдә капиталь төзелеш объектларын төзү өчен һәм файдалануга кертү өчен рөхсәт алу.

8.  Индивидуаль торак төзелеше объектларының (алга таба – ИТО) яки бакча йортының параметрлары билгеләнгән параметрларга туры килүе (туры килмәве) һәм  региональ әһәмияттәге махсус сакланыла торган табигать территорияләре чикләрендә ИТО объектларын, бакча йортларын төзүне, үзгәртеп коруны гамәлгә ашырганда (дәвалау-савыктыру урыннары һәм курортларыннан тыш), планлаштырылган, шулай ук төзелгән ИТО объектларын яки җир кишәрлегендә бакча йорты урнаштыру мөмкинлеге (һәм/яки мөмкин булмау) турында белдерүләрне алу тәртибе.

Кабул итүгә алдан язылу 8 (843) 211-66-94 телефоны буенча тормышка ашырыла. (Алдан язылу мәҗбүри түгел).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International