“Кышын кошларны ашатыгыз!” акциясенә Тәтеш районы да кушылды

2020 елның 1 декабре, сишәмбе

Тәтеш муниципаль районында Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре “Кышын кошларны ашатыгыз!” дигән табигать саклау акциясен үткәрделәр . Монастырск авылының башлангыч белем бирү мәктәбе –балалар бакчасында  тәрбияләнүчеләр, авыл мәдәният йорты һәм Монастырск авыл китапханәсе вәкилләре туган якның канатлылары турында күп яңалыклар белделәр. Белем бирү дәресен региональ әһәмияттәге комплекслы профильле «Озын Алан»дәүләти табигать тыюлыгы хезмәткәрләре үткәрде. 6-9 нчы сыйныф укучыларына елның салкын вакытында акциягә ни дәрәҗәдә ярдәм күрсәтү мөһимлеге турында сөйләделәр: “Тәүлекнең якты өлеше кыскара, азык азая, әмма аңа ихтыяҗ арта бара: организмның түбән температураларга каршы торуына энергия чыгымнары арта. Менә ни өчен кошларны ашатырга ярдәм итү аеруча мөһим!» - дип аңлаттылар белгечләр.
Алар кош җимлекләре турында сөйләделәр һәм балаларны җимлекләр ясарга һәм дөрес итеп элеп куярга өйрәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International