Лениногорск районында чираттагы рейд барышында дәүләт комитеты инспекторлары региональ әһәмияттәге комплекслы «Дала»дәүләти табигать тыюлыгы территориясендә аучыларны ау кагыйдәләрен үтәүләрен тикшерделәр. Бер аучының коралга рөхсәте юк иде.
Урынга Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре чакырылды, алар коралны тартып алды. Ә корал хуҗасына, законсыз рәвештә коралны башка кешегә тапшырган өчен, административ штраф салыначак.
«Дала» ДТКТ хезмәткәрләре тарафыннан Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.37 ст.1 б. буенча, атап әйткәндә ау кагыйдәләрен бозган өчен, беркетмә төзелде.