Биоресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре мавыктыргыч чара үткәрделәр

2020 елның 4 декабре, җомга

Яшел Үзәндә «Песнәк көне» дип исемләнгән бәйрәм узды. 26 нчы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм педагоглар күңелле һәм кызыклы программа әзерләделәр. Балалар кошлар турында шигырьләр сөйләде, җырлар җырлады. Алар янына кунакка Кыш килде, кышлаучы кошлар турында табышмаклар алып килде.
«Зөя» тыюлыгы белгече Римма Гайнетдинова балаларга салкын вакытта кышлаучы кошларга авыр булуы, азык җитмәве һәм без аларга ничек ярдәм итә алуыбыз турында сөйләде. Шулай ук балалар һәр кошның үз азыгы булуын белделәр: берсе орлыклар ярата, икенчеләре ярмалар, кайберләре дуңгыз мае, ә кайберләре бөтен нәрсәне дә ашый. Моннан тыш, ул кошлар өчен җимлекләр ясау кагыйдәләре турында сөйләде. 
Балалар үзләренең әти-әниләре белән бергә конкурска җимлекләр әзерләделәр, аны жюри бәяләде. 70 төрле бер-берсенә охшамаган җимлектән җиңүчеләрне билгеләргә кирәк иде. Нәтиҗәдә, 30 иң яхшы эш сайлап алынды, балаларга төсле карандашлар бүләк ителде. Соңыннан бәйрәм урамга күчте. Анда җимлекләр чыгышы узды, кош ашханәсе ачтылар. Эстафетаны шәһәрнең ике белем бирү учреждениесенә-1 нче лицейга һәм 2 нче балалар бакчасына тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International