Турыдан-туры гавами чаралар оештыру буенча чикләүләр булу сәбәпле, чираттагы ачык тыңлаулар электрон рәвештә үткәрелә.
Россия Федерациясенең яңа закон актлары көчкә керү сәбәпле, түбәндәге темалар буенча гавами фикер алышулар тәкъдим ителә:
1) «Региональ әһәмияттәге махсус сакланыла торган табигать территорияләрен саклау һәм алардан файдалану өлкәсендә хокук бозуларга профилактика ясау һәм мәҗбүри таләпләрне үтәү.»;
2) «Татарстан Республикасы территориясендә хайваннар дөньясы объектларын һәм аларның яшәү тирәлеген саклау һәм куллану өлкәсендә хокук бозуларга профилактика ясау һәм мәҗбүри таләпләрне үтәү.»;
3) «Татарстан Республикасы территориясендә федераль дәүләт аучылык күзәтчелеге өлкәсендә хокук бозуларга профилактика ясау һәм мәҗбүри таләпләрне үтәү».
«Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» 2020 елның 31 июлендәге 248-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә, 2021 елның июленнән профилактик чараларның яңа төрләре билгеләнгән, аларны контроль (күзәтчелек) органнары дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашырганда уздыра ала.
2021 елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгының 2020 елның 24 июленнән 477нче номерлы «Ау кагыйдәләрен раслау турында»гы боерыгы үз көченә керә.
Киләчәктә дискуссия өчен сораулар һәм тәкъдимнәр белән, Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты бүлекчәсенең электрон адресы буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин: upravlenie.nadzor@tatar.ru