Татарстан Республикасында хайваннарны кышка өстәмә ашата башладылар

2020 елның 11 декабре, җомга

Синоптиклар каты салкыннар фаразлый, шуңа күрә хайваннар өчен азык базасының җиңел табыла торган булуы бу көннәрдә аеруча актуаль. Татарстан Республикасының Биоресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре Биләр заказнигында булып кайттылар. Анда кыргый табигатькә чыгару өчен маралларны алып кайту һәм ярым ирекле шартларда асрау программасы тормышка ашырыла. Хайваннарның торышын тикшерделәр, кирәкле азык тараттылар.
«Бүгенге көндә республиканың җиде вольер хуҗалыгында 350дән артык марал һәм 250дән артык тимгелле болан яши. Адаптация узган хайваннарны табигатькә чыгарганнан соң, терлекләрнең баш саны республиканың якын-тирә районнары территорияләрендә үсә. Әмма кайберләре тыюлык территориясендә яшәргә кала, чөнки биредә алар үзләрен куркынычсызлыкта хис итә: биредә һәрвакыт азык бар һәм аулау тыелган. Ә бу боланнарны үрчетү өчен идеаль шартлар", - дип сөйләде Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының хайваннар дөньясы мониторингы бүлеге башлыгы Илфат Вәлиев.
2016 елдан башлап, табигый яшәү тирәлегенә 70тән артык марал чыгарылды. Алар Аксубай, Алексеевск, Норлат, Балык Бистәсе, Мамадыш, Саба, Яшел Үзән районнарында һәм Кама Тамагында очрый.
2021 елда Татарстан территориясенә 50 тимгелле болан һәм 30 марал чыгару планлаштырыла.
Исегезгә төшерәбез, кыргый табигатькә чыгару өчен маралларны алып кайту һәм ярым ирекле шартларда асрауның масштаблы программасы 2012 елда башланды. Бүгенге көндә Биләр заказнигында җирле климатка 30 марал ияләштерелде. Бу юнәлештә эш дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International