Татарстанның Әтнә районында браконьерлар тотылды

2020 елның 14 декабре, дүшәмбе

Әтнә районының Бәрәскә авылы янында үткәрелгән рейд чаралары барышында, Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре һәм полиция хезмәткәрләре хайванның егылып төшүе нәтиҗәсендә барлыкка килгән кан эзләрен таптылар. Эзләр буенча белгечләр хайванның түшкәсе җиңел автомобиль тагылмасына төялгән икәнлеген белделәр. 
Алга таба тикшерү барышында закон бозучылар ачыкланды. Алар Бәрәскә авылында яшәүче дүрт кеше булып чыкты. Пошины аулаганда алар ике автомобиль белән йөргәннәр. Браконьерлардан поши ите, дүрт мылтык һәм җиңел автомобиль тагылмасы тартып алынды. Хәзер җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International