“Балтач” дәүләти табигать тыюлыгы белгечләре Балтач муниципаль районының Норма урта мәктәбендә булдылар. “Мин һәм Кызыл китап” темасына багышланган дәрес үткәрделәр. Чараның максаты-балаларны Кызыл китапка кертелгән үсемлекләр һәм хайваннар белән таныштыру , Китапның кошларны саклавы турында сөйләү иде. Белгечләр канатлы дусларыбызны һәм ярдәмчеләребезне сакларга һәм якларга кирәклеген аңлаттылар.
Дәресне үткәргәннән соң укучылар һәм укытучылар тарафыннан җимлекләр урнаштырылды һәм кошларга җим салынды. Белгечләр балаларга кошлар турында сөйләделәр, аларның табигатьтәге роле аларның эшчәнлегенең күп төрле булуы һәм кошларның бик күп санлы булуы аркасында бик мөһим. Педагоглар билгеләп үткәнчә, кошларны тукландыру балаларда әйләнә-тирә мохиткә карата сакчыл мөнәсәбәт формалаштыра һәм шул рәвешле, безнең канатлы дусларыбызны һәлакәттән саклап калырга мөмкин.