Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының Иҗтимагый совет утырышы узды

2020 елның 16 декабре, чәршәмбе

Дәүләт комитетында Иҗтимагый советның планлы утырышы узды. Көн тәртибендә 2021 – 2023 елларда  федераль һәм региональ дәүләт күзәтчелегенә карата ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының мәҗбүри таләпләрен бозуга профилактика ясау программасы буенча сораулар каралды, шулай ук Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 06.02.2001 ел, 57 номерлы карары белән расланган, Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән сирәк һәм юкка чыгу куркынычы янаган хайваннар һәм үсемлекләр төрләренең әйләнешенә рөхсәтләр бирү тәртибенә кертелә торган үзгәрешләр турында фикер алышу булды.
Радик Мотахаров “Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты эшчәнлегенең монополиягә каршы законнар таләпләренә туры килүне  тәэмин итүнең эчке системасын оештыру турында”гы доклад белән чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International