Татарстанда экологик белем бирү буенча актив эш дәвам итә

2020 елның 17 декабре, пәнҗешәмбе

Биоресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре республиканың белем бирү учреждениеләрендә даими рәвештә экологик белем бирү дәресләре үткәрәләр. Чираттагы дәресне А. И.Щеповских исемендәге “Дала” тыюлыгы белгечләре, Лениногорск шәһәренең Урдалы төп гомуми белем бирү мәктәбендә уздырды. Очрашу сорау-җавап форматында узды. Төп тема кыргый хайваннарны саклау иде. Хезмәткәрләр Татарстанның биотөрлелеге, кышкы чорда хайваннарга һәм кошларга ничек ярдәм итү турында сөйләделәр. 
Үсеп килүче буынга экологик тәрбия бирү, табигатькә сак караш тәрбияләү, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясына игътибар, кайгыртучанлык һәм хөрмәт күрсәтү, Татарстан Республикасының биоресурслар буенча дәүләт комитеты юнәлешләренең берсе булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International