Дәүләт комитеты белгечләре мәктәпкәчә яшьтәге балаларга туфракның әһәмияте турында сөйләделәр

2020 елның 18 декабре, җомга

Азнакай шәһәренең 18 нче «Елмаю» балалар бакчасында «Чатыр-Тау» ДТКТ хезмәткәрләре тәрбияләнүчеләр өчен туфрак турында белем бирү  дәресе үткәрделәр. Балалар белемнәрен тулыландырдылар, туфрак составы һәм аның яшәүчеләре - умырткасыз хайваннар белән таныштылар, кырмыскалар, күпаяклылар, яңгыр суалчаннары, аларның табигатьтәге роле турында белделәр.
"Туфракның әһәмияте бәяләп бетергесез. Бу безнең тормышыбызның нигезе, чөнки туклану продуктларының 90% тан артыгы туфрак катламын эшкәртү юлы белән җитештерелә. Туфракта бик күп тере организмнар тупланган, ул гаять зур биотөрлелеккә ия, аны һичшиксез саклап калырга кирәк. Моннан тыш, туфрак атмосфераның газ составын җайга сала, - дип билгеләп үтте белгечләр. - Һәм моны үсеп килүче буынга кызыклы һәм уен формасында җиткерү бик мөһим".
Үсеп килүче буынга экологик белем бирү, табигатькә сак караш тәрбияләү, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясына игътибар, кайгыртучанлык һәм хөрмәт күрсәтү Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты эшчәнлеге юнәлешләренең бер юнәлеше булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International