Дәүләт комитеты хезмәткәрләре канатлы дусларыбызга ничек ярдәм итәргә кирәклеге турында сөйләделәр

2020 елның 23 декабре, чәршәмбе

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре, ТР Балтач муниципаль районының  «Салавыч» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән берлектә, табигатьне саклау акциясе үткәрделәр. Балалар бергәләп биремнәрне үтәделәр, сорауларга җавап бирделәр, кошлар тормышы, аларга сакчыл караш, кышын аларга ярдәм итү турында үзләренең белемнәрен күрсәттеләр. 
Белгечләр кошларның салкыннар вакытында җылы якларга күченүне өстен күрүләре турында, яки куе мамык һәм каурыйлар ярдәмендә суыкларга актив каршы торулары турында сөйләделәр. 
Әмма кыш тагын бер куркыныч тудыра: азык җитмәү. Елның җылы вакытында кошлар бөҗәкләрне, личинкаларны , җиләк-җимеш яки үсемлекләр орлыкларын ашый ала икән, кышын аларның рационы бик чикле. Моннан тыш, елның салкын вакытында көн кыска, һәм кошлар җитәрлек туенып өлгермәскә һәм иртәнгегә кадәр катарга мөмкин. Белгечләр Балтач районы территориясендә яшәүче һәм Кызыл китапка кертелгән кошлар турында җентекләп сөйләделәр. Салкыннарда кошларга булышу өчен, алар  тормышында актив катнашырга һәм аларны ашатырга кирәклеген аңлаттылар. Балалар җимлекләр әзерләүгә зур җаваплылык белән карадылар, аларны ата-аналар белән алдан әзерләделәр.
Чара бик эчтәлекле һәм кызыклы килеп чыкты, соңыннан балалар педагоглар белән бергә урамда җимлекләр элделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International