Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән сирәк һәм юкка чыгу куркынычы янаган хайваннар, үсемлекләр һәм гөмбәләр төрләре буенча даими эшләүче комиссия рәисе урынбасары Рамил Шәрәфетдинов комиссиянең утырышын уздырды. Аның барышында Татарстан Республикасының Актаныш, Минзәлә, Мөслим һәм Тукай муниципаль районнары территориясендә хайваннар, үсемлекләр һәм гөмбәләрнең төрлелеген ачыклау буенча фәнни-тикшеренү эшенә йомгак ясалды. Шулай ук утырышта сирәк очрый торган һәм юкка чыгу куркынычы астында булган хайваннарның, үсемлекләрнең һәм гөмбәләрнең статусын үзгәртү һәм әлеге төрләрне Татарстан Республикасының Кызыл Китабына кертү мәсьәләләре дә каралды.
Фикер алышу нәтиҗәләре буенча төп проблемалар билгеләнде, биологик төрлелекне саклау һәм аеруча саклаулы табигать территорияләре челтәрен үстерү буенча киләчәк адымнар билгеләнде.