Татарстанда «Кышын кошларны ашатыгыз!» акциясе дәвам итә.

2020 елның 25 декабре, җомга

Татарстанда «Кышын кошларны ашатыгыз!» акциясе дәвам итә. Чираттагы  чаралар Спас районында узды, анда комплекслы профильле «Спас» дәүләт табигый тыюлыгы хезмәткәрләре «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Болгар интернат – мәктәбе» нең 6 сыйныф укучылары, «Төремкәй» балалар бакчасының өлкән төркеме, «Кояшкай»ның мәктәпкә әзерләү төркеме балалары белән берлектә, кышлаучы кошларның рационын өйрәнделәр һәм суыкларда каурыйлыларга ярдәм күрсәтүнең ни дәрәҗәдә мөһим булуын белделәр. Үсеп килүче буын белән әңгәмә уздырганда тыюлыкның алдынгы белгече Любовь Мурзак шулай ук балаларга Татарстан кошлары, шул исәптән ТР Кызыл китабына кертелгән сирәк кошлар, аларның табигатьтәге мөһим роле, кошларның кайда һәм ничек кышлавы, аларның нәрсә белән туклануы, елның салкын вакытында нинди ризыкларга мохтаҗ булуы турында сөйләде. Тыюлык хезмәткәрләре балаларга җимлекләр нәрсәдән ясалырга мөмкин булуын һәм кышлаучы кошларны нәрсә белән ашатырга кирәклеген аңлаттылар.
Чара барышында балалар зур теләк белән табышмакларга җавап бирделәр, кышлаучы кошларның рәсемнәрен ясадылар, «Кошны кем тизрәк җыя», «Рәсемдә песнәкне тап», «Тавышы буенча, нинди кош җырлаганын бел» дигән күңелле конкурслар үткәрелде, «Кышлаучы кошлар» дигән фильм күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International