Татарстанда табигать турында дәресләр дәвам итә

2020 елның 26 декабре, шимбә

Татарстанның белем бирү учреждениеләрендә Биоресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре табигатьне һәм биоресурсларны саклауга багышланган дәресләр үткәрүне дәвам итә. «Чыршыны сакла» дигән темага чираттагы дәресне А. И.Щепковский исемендәге «Дала» дәүләт табигать тыюлыгы хезмәткәрләре уздырды. Чара ТР Әлмәт районы Миңлебай авылының урта гомуми белем бирү мәктәбендә узды. 
Белгечләр  балаларга Яңа ел алдыннан урманнарның байлыгын- чыршыларны саклап калу турында сөйләделәр. Алар әйләнә-тирә мохитне саклау проблемасына игътибар иттеләр һәм табигатькә сакчыл карарга өндәделәр. Шулай ук балалар «Чыршыны саклагыз» дигән темага кул эшләре әзерләп килделәр.
Тагын бер дәрес Яшел Үзән районының 1 нче «Карлыгач» балалар бакчасында узды. «Зөя» тыюлыгы белгече Римма Гайнетдинова балаларга төрле ел фасылларында очрый торган табигать күренешләре турында сөйләде. Балалар  сорауларга җавап бирделәр,  «Җир шары турында 40 кызыклы факт» дигән фильм карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International