«Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгы» дип исемләнгән истәлекле билгеләрне тапшыру

2020 елның 28 декабре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетында тармак үсешенә зур өлеш керткән хезмәткәрләрне «Татарстан АССР төзелүгә 100 ел» дигән истәлек билгесе белән бүләкләделәр.
«Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгы» дигән  истәлекле билге  2020 елның 16 нчы августыннан Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты карары белән расланган һәм Татарстан Республикасының дәүләт, социаль-икътисадый, фәнни һәм мәдәни үсешенә зур өлеш керткән затларга тапшырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International