Татарстанда кышкы исәпкә алуга әзерлек башланды

2020 елның 29 декабре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: 2021 елның 1 гыйнварыннан алып 28 февраленә кадәр Россия Федерациясе территориясендә аучылык хайваннарының кышкы маршрутын исәпкә алу (ЗМУ) үткәреләчәк. Мондый исәпкә алу, аучылык байлыкларының санын билгеләү максаты белән, ел саен үткәрелә. 
17 төр аучылык ресурсларының карда калдырылган эзләре исәпкә алыначак. Бу хайваннарны исәпкә алуның иң масштаблы методы. Исәпкә алу нәтиҗәсендә алынган мәгълүматлар, аучылык ресурсларының торышын бәяләргә һәм кирәк булган очракта, Татарстан Республикасының фаунасын саклау һәм торгызу буенча чаралар күрергә мөмкинлек бирә.
Исәпкә алу нәтиҗәләре 2021 елдагы ау чорында аучылык ресурсларын тоту квоталары һәм нормалары нигезенә ятачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International