Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе «Теләкләр чыршысы» дигән яңа ел акциясенә кушылды

2020 елның 30 декабре, чәршәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков «Теләкләр чыршысы» дигән яңа ел акциясенә кушылды һәм 3 яшьлек Зарипов Раульнең 4 көпчәкле велосипед алырга дигән теләген тормышка ашырды.

Яңа ел алдыннан малай теләгән бүләген, иҗат өчен канцтоварлар һәм  уеннар алды.

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты  Светлана Анатольевнаны һәм аның гаиләсен  Киләчәк Яңа ел бәйрәме белән котлый!  Сезгә сәламәтлек, бәхет,иминлек һәм уңышлар телибез,киләчәк хыялларыгыз тормышка ашсын!

Акция республикада яңа елга кадәр узачак. Теләкләр турында 16 ноябрьдән 15 декабрьгә кадәр  елкажеланий.рф. проекты сайтында язарга мөмкин иде. Заявкаларны авыру балалар һәм өлкән яшьтәге кешеләр, ятим балалар, шулай ук аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар калдыра алган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International