Татарстанда тагын кыргый хайванны машина бәреп китте. Чирмешән районында автомобиль астына кыр кәҗәсе эләкте, алынган җәрәхәтләрдән хайван үлде. Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитетында автомобиль йөртүчеләрне тизлек режимын сакларга һәм бик сак булырга, кыргый хайваннарның юлга чыгу мөмкинлеге булган урыннар турында мәгълүмат бирә торган билгеләрне игътибарсыз калдырмаска һәм сәяхәткә якты сәгатьләрдә чыгарга тырышырга өндиләр.
Заказниклар, тыюлыклар янында яки хайваннар юлга чыга ала торган урманнар янында «Кыргый хайваннар» дигән юл билгесе куела. Бәрелеш булмасын өчен участокта тизлекне төшерергә һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә кирәк.